Ап-ак йоннан мамык шәлен япкан…

Ап-ак йоннан мамык шәлен япкан
Бер ак әби чыга юл аша.
Əбекәем төсле!.. Əй, Ходаееем!
Ымсындырма җанны, ичмаса…

Күзләремне яшь элпәсе каплый.
Сагындым мин… Һаман сагынам!
Нәкъ әбекәй төсле бу ак әби. Туктамыйча
Ничек үтеп китим яныннан?!.

Йөрәк тагын күкрәгемә сыймый.
Əрнү гомерләре ни хәтле?!
…Кемнәрнеңдер әбиләре исән.
Һәм кемнәрдер шундый бәхетле!..

Əбекәем! Кадерләдең безне.
Һәм кадерле булдың. Шулдыр хәзер кысыр шатлыгым.
…Туктап карап калдым. Əбекәем төсле әй, ак әби,
Кадерлеме синең картлыгың?!.

Эльмира Җәлилова

Комментарии:

Добавить комментарий

Войти с помощью: 

Ваш e-mail не будет опубликован.

Имя *
E-mail *
Сайт